Авторизация






Забыли пароль?

JoomRadio


Copyright vEsti24

Новости arrow Новости arrow С ПРАЗДНИКОМ КУРБАН-БАЙРАМ!
С ПРАЗДНИКОМ КУРБАН-БАЙРАМ!
Автор Renat   
26.11.2009 г.

 

КОРБАН БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Барыбызны да изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Ислам мәдәниятенең меңләгән еллык традицияләренә нигезләнгән әлеге бәйрәм кешелекнең шәфкать, игелек, мәхәббәт кебек тиңсез рухи хәзинәләрен чагылдыра, дин тотучыларның иманын ныгыта, әхлакый чисталыгын саклый. «Исламның камиллеге – сезнең бер-берегезгә генә түгел, хәтта белмәгән кешеләргә дә сәлам биреп сый-хөрмәт күрсәтү һәм мохтаҗларга ярдәм итү» дигән вәхи сүзләр бүгенге бәйрәм көнендә аеруча тирән мәгънәгә ия, Ходай каршында иң күркәм гамәлнең ихластан игелек кылу икәнлеген дәлилләп тора.

Татарстанның мөселман өммәте ислам диненең иң яхшы гореф-гадәтләрен саклап һәм үстереп, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләр урнашуга ярдәм итә, милләтебезне рухи камиллеккә өнди, динле кешеләрнең үзара бердәмлеген ныгыта. Барлык диннәргә тигез караш тарафдарлары буларак, республикабыз мөселманнары Татарстан халкының гасырлар буе тупланган бай мирасын яңарту һәм баету, төрле дин вәкилләре һәм гражданнар арасында дуслык-татулыкны ныгыту юнәлешендә хезмәтләрен киләчәктә дә дәвам итәрләр дип ышанам.

Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз һәм игелекләребез кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Күңелләребезгә – иман нуры, гаиләләребезгә иминлек һәм мәхәббәт хисләре иңсен.

Барчабызга да саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим!

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев

 

 

С ПРАЗДНИКОМ КУРБАН-БАЙРАМ!

Обращение Президента Республики Татарстан М.Ш.Шаймиева в связи с праздником Курбан-байрам

Уважаемые мусульмане Татарстана!

Сердечно поздравляю всех нас со священным праздником Курбан-байрам!

Уходящий своими корнями в тысячелетние традиции исламской культуры, он является олицетворением идеалов милосердия, добра и любви, способствует сохранению в каждом верующем нравственной чистоты и веры. В этот день особым смыслом наполняются слова-откровения: "Лучшее проявление ислама в том, чтобы ты угощал людей и приветствовал не только тех, кого знаешь, но и делился трапезой с неимущими, помогал страждущим", которые наглядно отражают богоугодность и важность благих деяний.

Сегодня мусульманская община Татарстана, сохраняя приверженность лучшим исламским традициям, играет значимую роль в утверждении в обществе высоких моральных ценностей, занимает активную позицию в вопросах духовного обновления нации, упрочения единства верующих. Уверен, что и впредь мусульмане республики, следуя незыблемым принципам толерантности и религиозно-нравственного совершенствования, будут вносить свой вклад в возрождение и преумножение богатейшего многовекового наследия нашего народа, в развитие этноконфессионального взаимодействия, сохранение гражданского мира и согласия.

Пусть воплотятся в жизнь наши лучшие устремления и мечты, а этот светлый праздник принесет покой и радость в каждый дом, наполнит добротой и умиротворением сердце каждого мусульманина.

Желаю вам здоровья, счастья и благополучия!

Президент Республики Татарстан М.Ш.Шаймиев

 http://president.tatar.ru/pub/view/7682

Последнее обновление ( 26.11.2009 г. )
 
©2008 Tatural